Әнкәемнең йомшак куллары

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул.

Язмышлар (икенче вариант)

Әллә син адаштың, әллә мин адаштым,
Нигә соң очрашты язмышлар?
Синең дә йөрәктә, минең дә йөрәктә
Гомергә җитәрлек сагыш бар.

Кәккүк моңы

Кәккүк кайтты туган җирләренә,
Тавыш бирде алсу иртәдә!
Әйдә, кайтып тыңла кәккүк моңын —
Сагыш йотып йөрмә чит җирдә!