Агыйдел каты ага (икенче вариант)

Агыйдел сулары кебек
Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек
Ярсулар булмас инде.

Агыйделнең буйларында
Җәяү йөрисем килә,
Сөясеңме, сөймисеңме,
Шуны беләсем килә.

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп.
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел күпере
Чуен мәллә, чылтырый?
Каш астыннан ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Кайттым инде илләремә
Агыйдел буйларына.
Төн йокымны йоклый алмыйм —
Син генә уйларымда.

Агыйдел буенда кыр казлары уйныйдыр.
Күзем йомсам,
Күз алдымда,
Күңелем сине уйлыйдыр.

Оставьте комментарий