Өемә шатлык тулсын

Матур гөлләр үстерәмен,
Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Әче әче

Беркемнәрге бирмәм,
Ташламамын диеп,
Кулларыңа алдың син мине,
Мин синеке идем,
Син минеке идең,
Бу көн иде безнең туй көне.

Җиңү көне (беренче вариант)

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.

Яңа ел җыры (бишенче вариант)

Иске елның соңгы киче, соңгы төне.
Уникегә якынлаша сәгать теле.
Бар җиһанда өр-яңа ел туып килә,
Бәхет-шатлык алып килсен һәрбер көне!

Яңа ел төне

Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?

Яңа ел алдыннан

Нинди матур һава,
Тәңкә карлар ява,
Карлар ява зәңгәр күкләрдән.
Тияр-тимәс,
Тияр-тимәс кенә,
Кыяр-кыймас,
Кыяр-кыймас кына
Кар бөртеге үбә битләрдән.