«Салават абый» диләр
Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке…
Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке…
Исем китеп, тукталыплар калдым:
Төшү белән сиңа карашың.
Кем бу, дисәм — син икән бит, яшьти,
Танымый да узып барасың.
Яшьлекнең җәйге таңнары
Җуелмый ул хәтердән.
Бәхетсез яшьлегем, диеп
Телем бармый әйтергә.
Инде еракларда калды
Яшьлек эзләре.
Гомеремнең юлларыннан
Сине эзләрмен.
Урманнарга керсәм, хәйран калам,
Сокланамын кошлар тавышына.
Тәүге яшьлек язындагы сыман
Син чыгарсың кебек каршыма.
Еллар узган саен һаман
Үткәннәр сагындыра.
Яшьлегебез шул елларның
Иң матур чагы гына.
Сагындырып искә төшә
Җиләкле аланнары.
Яшел хәтфә болыннары,
Миләш һәм баланнары.
Тәгәри тормыш арбасы,
Ай үтәсен көн үтә;
Язны кичеп, җәйне гизеп,
Гомер көзенә җитә
Талгын гына үтә айлар, еллар
Сүтә-сүтә гомер йомгагын.
Гомер узган саен искә төшә
Онытылмас яшьлек еллары.
Үткән гомер очар кошлар кебек,
Канатларым көчен сизмәдем.
Очар кошлар арасына яшьлек
Синең кайтуларың беләдер.