Көткәнсеңдер, әткәй

Көткәнсеңдер, әткәй, кайталмадым,
Читтә йөртте язмыш юллары.
Сиңа атап җырым язылмады,
Ялгышымны соңрак аңладым.

Эх, егет чакларым

Яшьлегем дәрманы бетмәгән.
Җанымда исәрлек җитәрлек.
Сиңа дип саклаган саф сөю хисләре
Сүнмәгән, кабынып китәрлек.

Нәрсә булды сиңа, авылдаш

Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Йокы керми дисең төннәрдә.
Тирне түгеп тапкан нигъмәтләрең
Китә дисең нигә читләргә.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Нигә болай сулган йөзләрең?
Иген уңа иде басуларда,
Икмәк бүлә идек көзләрдә.

Яңа ел төне

Гомер йомгагы өзелмәс төсле,
Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?