Өемә шатлык тулсын

Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Туган көннәр генә түгел,
Һәр көне ямьле булсын.
Бәхет тойсын безнең күңел,
Өемә шатлык тулсын.

Тәмле ашлар пешерәмен,
Чиксез ярату белән,
Өебездә һәммәбезгә
Исәнлек-саулык теләп.
Ниләр генә эшләсәм дә,
Якыннарым — күңелдә.
Аларны да, гөлләрне дә
Яратырмын гомергә.

Туган көннәр генә түгел,
Һәр көне ямьле булсын.
Бәхет тойсын безнең күңел,
Өемә шатлык тулсын.

Оставьте комментарий