Яңа ел җыры (бишенче вариант)

Уникегә якынлаша сәгать теле.
Бар җиһанда өр-яңа ел туып килә,
Бәхет-шатлык алып килсен һәрбер көне!

Балкый йөзләр, чиктән ашкан куанычлар.
Бергәләшеп (бер табынга) җыелганнар барлык дуслар.
Башланырга өлгермәгән өр-яңа ел
Алып килсен һәммәбезгә тик уңышлар!

Рәхәт җанга якыннарның котлавы да.
Якты балкып яна чыршы утлары да.
Теләкләрнең изгеләрен юрап кына
Ирешсәкче Аллабызның хуплавына.

Балкый йөзләр, чиктән ашкан куанычлар.
Бергәләшеп (бер табынга) җыелганнар туган-дуслар.
Башланырга өлгермәгән өр-яңа ел
Алып килсен һәммәбезгә тик уңышлар!

Өметләрдә кояш булып нурлана ул.
Белеп булмый ни китерер дөньяга ул.
Тик бер теләк биләп алган күңелләрне —
Хәерле ел була күрсен өр-яңа ел!

Балкый йөзләр, чиктән ашкан куанычлар.
Бергәләшеп (бер табынга) җыелганнар барлык дуслар.
Башланырга өлгермәгән өр-яңа ел
Алып килсен һәммәбезгә тик уңышлар!

Оставьте комментарий