Яңа ел төне

Ай да яктырта нурланып күкне.
Нигә соң, нигә моңаям икән,
Җиткәндә елның иң соңгы төне?

Офыкта кояш — көндәге төсле.
Күңелем тоя башка бер хисне.
Бу елның уза иң соңгы киче.
Яңа ел киче, Яңа ел киче.

Касәдә уйный шампан шәрабы.
Телефоннарда — дуслар теләге.
Искә төшереп яшьлек иртәсен,
Туа гомернең тагын бер көне.

Офыкта кояш — көндәге төсле.
Күңелем тоя башка бер хисне.
Бу елның уза иң соңгы киче.
Яңа ел киче, Яңа ел киче.

Әнкәйләр биргән йөрәк тибешен,
Белмибез — күпме язмыш өлеше.
Җанны җылыта яшәү өмете,
Бу — Яңа елның беренче көне!

Офыкта кояш — көндәге төсле.
Күңелем тоя башка бер хисне.
Бу елның уза иң соңгы киче.
Яңа ел киче, Яңа ел киче.

Оставьте комментарий