Яңа ел төнендә

Талпынышып кына карлар ява,
Әйтерсең дә үзем күбәләк.
Рәхәт миңа хыялларым белән
Биюләре очып, чүгәләп.

Учка эреп төшкән йолдыз—кардай
Ах, бу елым күздән югалды.
Көйсезләнеп кенә, үзсүзләнеп
Сабый гына җырым тумалды.

Яңа елның шигри бу төнендә
Йөрәгемне өтә мең юрау.
Мин үзем дә хыял атларында
Чыңлап кына калыр кыңгырау.

Учка эреп төшкән йолдыз—кардай
Ах, бу елым күздән югалды.
Көйсезләнеп кенә, үзсүзләнеп
Сабый гына җырым тумалды.

Оставьте комментарий