Өянкеләр, тупыллар
Өй алдында өянкеләр,
Тупыллар исән әле.
Үткәреп үзәкләренә
Җилләр дә исә әле.
Өй алдында өянкеләр,
Тупыллар исән әле.
Үткәреп үзәкләренә
Җилләр дә исә әле.
Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын ниләр бар соң?
Гомердән дә кыска нәрсә бар?
Бер ягымда кыя, бер ягымда упкын,
Йөрәккә кадалган очып үткән угы.
Арыды йөрәк, арыды, миннән арыды,
Йотып зар-утны, җыеп бар укны.
Аккан сулар, искән җилләр төсле
Гомерләр дә үтә, сиздерми.
Тик яхшыга юрап алдагысын,
Яшәү кирәк, яшәү кирәк җирдә сер бирми.
Бу дөнъяны өзелеп яратам мин,
Көтеп алам һәр көн иртәсен.
Килә минем туган илкәемне
Әкиятләрдән күркәм итәсе.
Урманнарга барсам һич кайта алмыйм,
Хәран калам кошлар тавышына.
Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.
Башларымда минем төрле уйлар,
Йомгак ясыйм үткән елларга.
Барысын-барысын ташлап алга таба
Кузгалырмын кебек юлларга.
Җиделе лә шәм якты яна
Эчендә мае булса.
Җиде уянып, җиде торып,
Җиде төн уртасында.
Кем иртәрәк, кем соңрак…
Беркем мәңгелек түгел.
Барыбыз да бер китәбез,
Калдырып дөнья йөген.
Кызлар:
Җәйләүләргә бардык, бияләр саудык,
Башкүнәккәй, башкүнәккәйләрне дә кулга элеп,
Җирән кашка аткаем да,
Башын чайкый малкаем.
Алларында солысы бетсә,
Сызыла йөрәк майкаем,
Эй-й… сызыла йөрәк майкаем.