Яшәргә өйрәт, йөрәк

Йөрәккә кадалган очып үткән угы.
Арыды йөрәк, арыды, миннән арыды,
Йотып зар-утны, җыеп бар укны.

Мин сиңа кирәкмен бүген, син миңа кирәк,
Яңадан яшәргә өйрәт, яңадан, йөрәк!
Жәлләтмим, көтмим ярдәмнәр ят тарафлардан.
Бирмәдем, бирмим йөрәкне салып таптарга.
Җил килеп бәрә — чайкалмыйм, чайкалмыйм,
Сүз килеп бәрә — акланмыйм, акланмыйм.
Җанга авыр көннәремне хәтердән җуям,
Кисәкләп җыям йөрәкне, кисәкләп җыям.

Кисәкләп җыйдым шатлыкларны да,
Бәхетләрне дә җыйдым кисәкләп.
Сукмаклардан зур юлларга чыгар көч кирәк,
Алып барды мине йөрәк, барды җитәкләп.

Мин сиңа кирәкмен бүген, син миңа кирәк,
Яңадан яшәргә өйрәт, яңадан, йөрәк!
Жәлләтмим, көтмим ярдәмнәр ят тарафлардан.
Бирмәдем, бирмим йөрәкне салып таптарга.

Рәнҗетмәгез кеше җанын — кала күңелдә,
Бүген синдә бәхет куна, иртәгә — миндә.
Кыялар аша да упкыннар үтә,
Мин кичәдә түгел инде, яңа көн көтә.

Мин сиңа кирәкмен бүген, син миңа кирәк,
Яңадан яшәргә өйрәт, яңадан, йөрәк!
Жәлләтмим, көтмим ярдәмнәр ят тарафлардан.
Бирмәдем, бирмим йөрәкне салып таптарга.
Җил килеп бәрә — чайкалмыйм, чайкалмыйм,
Сүз килеп бәрә — акланмыйм, акланмыйм.
Җанга авыр көннәремне хәтердән җуям,
Кисәкләп җыям йөрәкне, кисәкләп җыям.

Оставьте комментарий