Җир астында юллар юк

Кем иртәрәк, кем соңрак…

Беркем мәңгелек түгел.
Барыбыз да бер китәбез,
Калдырып дөнья йөген.

Дөньялыкта җырлап-гөрләп,
Күреп-күрешеп калыйк.
Күрешергә, йөрешергә
Җир астында юллар юк.

Даһига да, җаһилга да
Мәрхәмәтле Җир-ана,
Куенында һәркеменә
Өч аршинлап җир таба.

Дөньялыкта җырлап-гөрләп,
Күреп-күрешеп калыйк.
Күрешергә, йөрешергә
Җир астында юллар юк.

Санаулы гомер сәгате,
Яшәп калырга ашык.
Күрешергә, йөрешергә
Җир астында юллар юк.

Дөньялыкта җырлап-гөрләп,
Күреп-күрешеп калыйк.
Күрешергә, йөрешергә
Җир астында юллар юк.

Оставьте комментарий