Гомерләр дә үтә, сиздерми.
Тик яхшыга юрап алдагысын,
Яшәү кирәк, яшәү кирәк җирдә сер бирми.
Яшәү кирәк юкка сызланмыйча,
Яшәү кирәк көчне кызганмыйча.
Алга барыр юлны югалтмыйча,
Яшәү кирәк җирдә сынатмыйча.
Яшәү кирәк якты эз калдырып,
Бәхетлесе булып ил-җирнең.
Матурлыгын, рәхәтлеген тоеп,
Мизгелләрдәй, мизгелләрдәй кыска гомерне.
Яшәү кирәк юкка сызланмыйча,
Яшәү кирәк көчне кызганмыйча.
Алга барыр юлны югалтмыйча,
Яшәү кирәк җирдә сынатмыйча.
Яшәү кирәк, “Авыр” дими генә
Үтеләсе гомер юлларын.
Менгән чакта гомер үрләренә
Югалтмыйча, югалтмыйча гына булганын.
Яшәү кирәк юкка сызланмыйча,
Яшәү кирәк көчне кызганмыйча.
Алга барыр юлны югалтмыйча,
Яшәү кирәк җирдә сынатмыйча.
Яшәү кирәк игелекләр кылып,
Олы җанлы булып һәрвакыт.
Чит итмичә җирдә беркемне дә,
Чын күңелдән, чын күңелдән ихлас яратып.
Яшәү кирәк юкка сызланмыйча,
Яшәү кирәк көчне кызганмыйча.
Алга барыр юлны югалтмыйча,
Яшәү кирәк җирдә сынатмыйча.