Бер вакыт кына
Чәчәкләрнең аткан чагы — бер вакыт кына.
Еллар мизгелләре үтә — бер вакыт кына.
Чәчәкләрнең аткан чагы — бер вакыт кына.
Еллар мизгелләре үтә — бер вакыт кына.
«Бер алманы бишкә бүләек,
Беребез өчен беребез үләек», —
Дип җырлаган безнең бабайлар,
Дип җырлаган безнең атайлар.
Бер алманы бишкә бүлгәннәр
Берсе өчен берсе үлгәннәр.
Тормыш дигән бөек аланда
Җыр яңгырый әле hаман да.
Үткән буыннарның авазы
Ата-бабаларның наказы.
Белсәң икән йолдызларның телен,
Мәңгелеккә алар ни сөйли?
Белсәң икән дулкыннарның көен,
Ярларына алар ни сөйли?
Каеннарның кайрысында
Нигә кара төрткеләр?
Сүнгән хисләрне уятып,
Синнән хатлар килделәр.
Таңдан искән җилләр кебек,
Гомерләр узып бара.
Безнең гомер әйтерсең лә
Күз ачып йомган ара.
Тәгәри гомер йомгагы,
Юлларны саный-саный.
Тотам димә ул йомгакны,
Тәгәри, һич туктамый.
Болыннарда атлар табырлаган,
Бер җыр ишетелә табуннардан:
«Дөрләп яна каен тузлары,
Бездән әле яшьлек узмады…»
Ташлы юлдан барганда да
Кояшка карап барам.
Ташын җыймый күңелемә
Чәчәк назларын салам.
Иркен далаларда булсак та,
Грузовикларга без тулсак та,
Сорасалар бездән шул хакта;
— Юл тотасыз, диеп, кай якка?
Өзгәләнеп талый җил яфракны,
Көзләр килгән. Гомерем үткәндер.
Салкын яңгырмы бу, әллә хәлсезлекме?..
Яшәвемнең ахры җиткәндер.
Елама, өзлегерсең, баяным,
Авыр чакта сиңа таяндым
Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!
Арабызда наданнар күп, уку сирәк.
Аңгыра аюдан Уралдагы курыккандай,
Эй, туганнар, наданлыктан курку кирәк!