Иркен далаларда булсак та,
Грузовикларга без тулсак та,
Сорасалар бездән шул хакта;
— Юл тотасыз, диеп, кай якка?
Без юлда!
Без юлда!…
Мәңгелек юлда!
Бераз гына сәер кеше без,
Бөек хыял белән көчлебез.
Палаткада — дала йортында
Җылынабыз өмет утында:
— Без юлда!
Без юлда!…
Мәңгелек юлда!
Матурлыкка барган юлларның
Иге-чиге мәңге юк аның.
Һәр матурлык, бөтен зур эшләр
Башланалар гади төзелештән!
Без юлда!
Без юлда!…
Мәңгелек юлда!…