Ут салма йөрәгемә (Йөрәгемә ут салма)
Кулларында тальян гармун
Өздерә үзәгемне.
Әйтмәсәң дә белеп торам
Сиңа тиң түгелемне.
Кулларында тальян гармун
Өздерә үзәгемне.
Әйтмәсәң дә белеп торам
Сиңа тиң түгелемне.
Язлар белән бергә,
Керсез мәхәббәтем,
Ялындырмый гына кил инде.
Хисләр ташый ярдан,
Мөлдерәмә күңел,
Йөрәк көтә сине, бел инде.
Җир йөзендә күпме ялгызлар
Үз парларын эзлиләр икән!
Миңа синең белән
Миңа синең белән
Кавышырга тәкъдирләр җиткән!
Урман юлы куе үлән,
Һәр ягы карамалы.
Күзләреңне бер тутырып,
Өздереп карама әле.
Күңелемнең нык ярсыган,
Моңга сусаган мәле,
Сагышларымны таратып
Бер җырлап алыйм әле.
Урманнарның серен яшергәнме?
Бигрәк серле яшел күзләрең!
Мин аларга карап туймас идем,
Назлап үбәр идем үзләрен.
Мин белмимен җир шарының,
Синсез, минсез әйләнгәнен.
Беләм кайгы-шатлыгыңа,
Язмышыңа бәйләнгәнмен.
Сыныр чакларда да сыгылмыйча,
Үрләр яулап гомер ителде.
Үрләр яулап гомер итүләрем
Упкыннарга мине китерде.
Көткәнем юк иде яз килүен,
Нәрсә булды миңа, аңламыйм.
Очрашырбыз язын диюләрең
Чын идеме, әллә алдадың?
Язга җыр җырлый-җырлый
Биеп тора тал-тирәк.
Талларга кушылып биергә
Ашкынып тора йөрәк.
Ничә язлар үтте йөрәктән,
Күпме сулар акты үзәктән.
Яшьләгемне матур җыр иткән
Тәүге сөю язы юк бүтән.