Урман юлы

Урман юлы куе үлән,
Һәр ягы карамалы.
Күзләреңне бер тутырып,
Өздереп карама әле.
Күңелемнең нык ярсыган,
Моңга сусаган мәле,
Сагышларымны таратып
Бер җырлап алыйм әле.

Урман юлында таныштык,
Җәйнең аяз таңында.
Сагышларым да тарала
Син булганда янымда.
Язмыш җилләре арага
Һич үтеп кермәсеннәр,
Талгын гына чайкалыйк без
Гомерләр көймәсендә.

Урман юлы безгә юлдаш,
Гомерлек маяк булсын.
Күңелләр мәңге сүрелмәс
Назлы хис белән тулсын.
Бар җиһанны кабатланмас
Мәхәббәт белән урыйк.
Алдагы гомер юлларын
Җаным, гел бергә узыйк.

Оставьте комментарий