Унсигез яшем язы

Язга җыр җырлый-җырлый
Биеп тора тал-тирәк.
Талларга кушылып биергә
Ашкынып тора йөрәк.

Унсигез яшем язы,
Мәңге үтмәссең кебек.
Карыйм мин якты дөньяга
Бер моңаеп, бер көлеп.

Гөлдән-гөлгә шатлыгымны
Өләшеп йөрим әле;
Ал гөлләрдән яшьлегемә
Такыя үрим әле.

Унсигез яшем язы,
Мәңге үтмәссең кебек.
Карыйм мин якты дөньяга
Бер моңаеп, бер көлеп.

Тәүге мәхәббәт уяна
Язгы сулар акканда.
Үзе бәхет икән яшәү —
Яшьлек чәчәк атканда

Унсигез яшем язы,
Мәңге үтмәссең кебек.
Карыйм мин якты дөньяга
Бер моңаеп, бер көлеп.

Иңнәремә канат итеп,
Яшьлегем хыялларын,
Якты тормыш киңлегендә
Талпынып туялмадым.

Унсигез яшем язы,
Мәңге үтмәссең кебек.
Карыйм мин якты дөньяга
Бер моңаеп, бер көлеп.

Оставьте комментарий