Син дә минем кояшым
Сүнсә күктә йолдызың,
Ай-кояшың булырмын.
Сагышлы күңелеңне
Гел юатып торырмын.
Сүнсә күктә йолдызың,
Ай-кояшың булырмын.
Сагышлы күңелеңне
Гел юатып торырмын.
Мин елмаеп киләм ерактан ук,
Шәүләң генә синең күренсен…
Эчемдәге тышымда шул минем,
Син дә нигә шулай түгелсең?
Алмалары өлгермәсә,
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.
Син дә кайт мәхәббәт ярына,
Учаклар ягыйк әле,
Юксынып, безне чакырган
Эзләрне табыйк әле.
Моңланса кәккүк таллыкта,
Елларны саныйк әле.
Тезләнеп учак каршында
Уйларга талыйк әле…
Сине уйлыйм, сине назлыйм–
Син дип яшим дөньяда.
Син дип кенә яшәүләрне–
Телим шуны сиңа да.
Юлыма чыгасың,
Кулларын сузасың,
Оныттым(ң), кадерлем, дисеңме (дисең дә)?
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә, исемдә.
Әгәр мөмкин булса, синең белән
Аерылмас идем бер көнгә.
Яннарымда гына тотар идем, иркәм,
Бирмәс идем бүтән беркемгә.
Рәхәт, бәгърем, миңа синең белән,
Керфекләрең битне кытыклый.
Күз карашың гүя мине сыйпый,
Елмаюың мине култыклый.
Мин бит җирдә син дип кенә яшим,
Синең нурың балкый күңелдә.
Син булганга шулай ләззәтле дә,
Күңелле дә яшәү бу җирдә.
Сагышымдай саркып ага,
Черле чишмә алдымда.
Син генә юк,
Син генә юк,
Син генә юк янымда.