Син кемнең сандугачы?
Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сөйкемлеләр аз, диләр.
Син чибәр дә, сөйкемле дә,
Кемгә насыйп яр икән?!.
Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сөйкемлеләр аз, диләр.
Син чибәр дә, сөйкемле дә,
Кемгә насыйп яр икән?!.
Син кемнең бәхетле кояшы,
Күзләрең шомыртлар карасы?
Янса да йөрәгем сөюдән
Иркәли күзләрең карашы.
Син кал, иркәм, бездә, китмә, китмә,
Дустың сине сөеп иркәләр.
Монда атсын синең бәхетең таңы,
Монда тусын матур иртәләр.
Нишләргә дә белмим,
Үпкәләп тә йөрим
Әле сиңа, әле үземә.
Нигә яшьлек язы
Күрештереп калды
Икебезне бары бер генә?
Ничә очрашсак та, бер-беребезгә
Һич тә туймый идек карашып.
Мәхәббәтем, тәүге мәхәббәтем,
Син кайларда калдың адашып?
Кайда син, кайда югалдың,
Кай тарафларга юл алдың?
Һәр таңны сиңа юрадым.
Кайда син?
Сагышлы җырлар җырлыйм,
Яшьлекне сагынып елыймын.
Кайларда җырым, юлым дим,
Кайда син, кайда син?
Әнә ул ал кояш,
Әнә ул тулган ай.
Без килеп очрашыр,
Елашыр юл кайда?
Кайлардан килдең син миңа,
Очраштырды бит язмыш,
Килдең, кузгаттың күңелне.
Булдымы әллә ялгыш?
Юллар уздым, иллар гиздем,
Юкка гына гизмәдем.
Юллар узып, илләр гизеп,
Мин бит сине әзләдем.
Юллар уздым, илләр гиздем,
Юкка гына гизмәдем.
Юллар узып, илләр гизеп,
Мин бит сине эзләдем.