Син генә (икенче вариант)

Әгәр мөмкин булса, синең белән
Аерылмас идем бер көнгә.
Яннарымда гына тотар идем, иркәм,
Бирмәс идем бүтән беркемгә.

Шундый рәхәт кайнар кочагыңда,
Яннарыңнан ничек китәсе?
Яратам, дип әйтүләрең белән, иркәм,
Бик бәхетле мине итәсең.

Рәхәт миңа синең белән генә,
Ышан, бүтән беркем кирәкми.
Тик син генә утларыңа салып, иркәм,
Яндырасың минем йөрәкне.

Мәхәббәтнең татлы газапларын
Ләззәтеңә төреп бирәсең.
Рәхәт миңа синең белән генә, иркәм,
Сине генә килә күрәсем.

Оставьте комментарий