Син генә (өченче вариант)
Үтә айлар, еллар,
Туа яңа җырлар.
Минем җырым һаман үзгәрми.
Кем соң минем иркәм?
Йөрәгемдә йөртәм
Аңа дигән сөю сүзләрен.
Үтә айлар, еллар,
Туа яңа җырлар.
Минем җырым һаман үзгәрми.
Кем соң минем иркәм?
Йөрәгемдә йөртәм
Аңа дигән сөю сүзләрен.
Гөлбакчада чәчәкләнә
Хуш исле сирень генә.
Бакчада сирень, күңелемдә
Син генә тик, син генә.
Төссез генә барган тормышымны
Алсу гөлгә күмеп килдең син.
Шат елмаеп чыккан кояш кебек,
Ходай биргән бәхет идең син
Болытка әйләнеп, артыңнан йөгердем,
Теләсәң — учыңда кар булып эрермен.
Кар булсам — каралмам, боз булсам — бозылмам,
Мин мәңге картаймам — янымда син булсаң.
Мин — ялгыз дулкын,
Син — коткарыр ярым, —
Киң күкрәгеңә
Ничекләр башны салыйм.
Гел бәхетле булып булмый
Бик бихетсез көннәр бар.
Мендәр читен юешләтеп
Елап чыккан төннәр бар.
Әллә күпме гомер үтеп киткән,
Әллә кемнәр күптән онтылган,
Бик күп йөзләр, күзләр арасыннан
Тик синеке генә сакланган.
Син булганда, күгем балкый минем —
Дөньям тула якты хис белән;
Үбеп озатуым иртә таңнан
Бәхет булып кайта кич белән;
Йөрәгем сиңа тартыла,
Яратам, янам, көям.
«Син җаным сайлаган ярым,
Үземә тиңем», — диям.
Кавыштырды безне ямьле язлар,
Шаһит аңа күктәге йолдызлар.
Йөрәктә кабынды сөю кайнар,
Онытылмый бер дә тәүге таңнар.