Сине күреп

Урамнарда ялгыш кына сине күрдем
Бер күрүдә йөрәгемә шундук кердең
Хисләр тулган күңелемә син бит кирәк
Тоя алмый, син дип тибә хәзер йөрәк

Кушымта: Ялкынында мәхәббәтнең янам дөрләп
Яраттырдың, гашыйк иттең мине нишләп
Юлларымда йөрим сине, йөрим күзләп,
Бары син дип, бары син дип яши йөрәк

Очрашканда күзлэремә карамыйсың
Әллә инде сөюемне аңламыйсың
Йөрим хәзер йөрим җаным сине эзләп
Мәхәббәттән җаннарыма дәва кирәк

Кушымта: Ялкынында мәхәббәтнең янам дөрләп
Яраттырдың, гашыйк иттең мине нишләп
Юлларымда йөрим сине, йөрим күзләп,
Бары син дип, бары син дип яши йөрәк

Тик бер генә, тик бер генә күз сал миңа
Өметләр бир тартыла бит җаным сиңа
Сөюләрнең алып мен син күкләренә
Чакыр мине йөрәгеңнең түрләренә

Кушымта: Ялкынында мәхәббәтнең янам дөрләп
Яраттырдың, гашыйк иттең мине нишләп
Юлларымда йөрим сине, йөрим күзләп,
Бары син дип, бары син дип яши йөрәк

Оставьте комментарий