Сине генә көтәм

Уйламаска телим
Кайвакытта сине,
Онытырга телим
Үткәннәрне мин.
Ләкин мөмкин түгел,
Йөрәк каршы килә,
Никтер фәкать сине юксынам.

Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам,
Синнән башка тормыш юк сыман.

Күз алдымда тора
Бөдрәләрең синең,
Уйчан карый торган
Коңгырт күзләрең.
Ярсу йөрәк белән
Күрешү көнен көтәм,
Никтер фәкать сине юксынам.

Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам,
Синнән башка тормыш юк сыман.

Оставьте комментарий