Сине генә яратырмын

Язмышыңны яктыртырлык йолдыз булып
Яна алам, әгәр янсаң,
Күзләреңне яшермә әле миннән,
Яңгыр булып керфегеңә тамсам.

Таңда җылы җилләр булып, җилләр булып исеп
Күңел болытларын таратырмын.
Бу җирдә, бу җирдә соңгы сулышкача
Сине генә, сине яратырмын.

Чуалтмаса язмыш йомгакларын
Араларга шуышканда томан,
Сине миңа илтер сукмакларда
Эзләреңне үбәр яфрак булам.

Таңда җылы җилләр булып, җилләр булып исеп
Күңел болытларын таратырмын.
Бу җирдә, бу җирдә соңгы сулышкача
Сине генә, сине яратырмын.

Бураннарда кар бөртеге булып
Мин явармын сине акка күмеп.
Еллар аша барам мин гел үзем
Синең җан җылыңа әверелеп.

Таңда җылы җилләр булып, җилләр булып исеп
Күңел болытларын таратырмын.
Бу җирдә, бу җирдә соңгы сулышкача
Сине генә, сине яратырмын.

Оставьте комментарий