Сине көттем

Бу язларда сине көттем,
Уйладым мин сине генә.
Беркем белмәгән серемне
Тыңлады тик сирень генә.

Шомырт чәчәкләре ул чак
Хыялыма тәңгәл иде.
Умырзаяларым гүя
Күзләреңнең зәңгәрлеге…

Ләйсән яңгырлар яуганда
Көттем мин сине өзелеп.
Яратуың бураннарда
Калгандыр, ахры, күмелеп.

Оставьте комментарий