Сине телим

Сәйгән Мәҗнүн Ләйләсен
Тәннәр тәнгә нык тартылгач
Гашийк җаннар соң нишләсен

Саф мәхәббәт һәм чын сөю
Җанны тәнне аңный били
Тәнемнең һәр күзәнәге
Сине тели, сине тели.

Акылымнан шашам бугай
Буталды көнем, төнем.
Тәннәреңнең һәр бер җөен
Шашып үбә иреннәрем

Саф мәхәббәт һәм чын сөю
Җанны тәнне аңный били
Тәнемнең һәр күзәнәге
Сине тели, сине тели.

Чиксез сөю илләрендә
Без тик бергә бәхетле
Рәхмәт,сиңа,рәхмәт язмыш
Син безне бергә иттең

Саф мәхәббәт һәм чын сөю
Җанны тәнне аңный били
Тәнемнең һәр күзәнәге
Сине тели, сине тели.

Оставьте комментарий