Онытылыр сагышлар

Ярсуымны басып кырлар гиздем —
Болын чәчәкләрен өзмәдем,
Арысам да кайчак бу дөнъядан,
Мин яшәүдән барыбер бизмәдем.

Оныттыр (икенче вариант)

Күңелем күгендә гомерлек
Айларым, кояшым булып тор, —
Оныттыр, оныттыр, син миңа
Болыттай кайгымны оныттыр.

Оныттыр (беренче вариант)

Үткәннәр турында сорама,
Кагылма авырткан ярама.
Көнләмә, ул диеп каршымда,
Яратсаң оныттыр барсын да.

Онытмыйм (Онытмам)

Сандугачымны очырдым,
Былбыл тоталмам инде.
Син онытсаң-онытырсың,
Мин оныта алмам инде,
Мин оныта алмам инде.