Онытыр димә

Яратыр да онытыр бу димә
Тыныр димә хисләр ташкыны.
Миңа, иркәм, тик хыялда язган
Синең тарафыңа ашкыну.

Яратыр да онытыр бу димә,
Күзе төшәр димә башкага.
Күңелеңнән— эчтән генә ярат,
Үзең генә мине ташлама.

Яратыр да онытыр бу димә
Вакытлыча димә сөюне.
Мәхәббәтем тик көчәер генә
Ачмасаң да йөрәк сереңне.

Яратыр да онытыр бу димә,
Читкә китәр диеп уйлама.
Кирәк түгел миңа башка беркем
Син бар чакта, иркәм, дөньяда.

Яратыр да онытыр бу димә,
Хисләремә һич тә шикләнмә.
Әй сөеклем, аңласаңчы шуны–
Юк яратыр кешем синнән дә!

Оставьте комментарий