Соңгы сөю (икенче вариант)

Гомерем буе көттем бу сөюне,
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар җитсә көттем тилереп.

Әлдермеш

Зая елгалары ага,
Зая елгалары ага,
Текә ярларга тулып,
Агар идем шул якларга,
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.

Язмыш (беренче вариант)

Ничә еллар үткәч, онытылып беткәч
Очраштырдың нигә, әй, язмыш?
Ул төзәлгән яра инде тагын яңа,
Күзләреңдә җавап көтү-сагыш.

Соң түгел

Бер инешнең суын эчкәнбез дә,
Бер сукмактан атлап йөргәнбез.
Алып калган инеш шәүләбезне,
Аһ, ниләргә бик соң белгәнбез?