Ярсуымны басып кырлар гиздем —
Болын чәчәкләрен өзмәдем,
Арысам да кайчак бу дөнъядан,
Мин яшәүдән барыбер бизмәдем.
Яңа көнгә кояш балкып бага,
Чәчләремне җилләр тарата…
Беләм, тормыш, җиңел түгелсең син,
Ә шулай да сине яратам!
Йөрәгемде өткән сагышымны
Бүлешергә иптәш эзләдем,
Ай кызына серләремне чиштем,
Ерак йолдызларны күзләдем.
Яңа көнгә кояш балкып бага,
Чәчләремне җилләр тарата…
Беләм, тормыш, җиңел түгелсең син,
Ә шулай да сине яратам!
Сандугачлар сайрый очып-кунып,
Таңгы җилгә шаулый камышлар,
Күз яшьләрем кибәр чык белән дә —
Онытылыр бөтен сагышлар.
Яңа көнгә кояш балкып бага,
Чәчләремне җилләр тарата…
Беләм, тормыш, җиңел түгелсең син,
Ә шулай да сине яратам!