Көттермәсәк иде әнкәйләрне

Үтәлмичә калды вәгъдәләрем,
Кайта алмадым әнкәй бу юлы.
Сагыныплар, сәгатьләрне санап
Көтәсеңдер газиз улыңны.

Көттермәсәк иде әнкәйләрне,
Әрнемәсен әле җаннары.
Кайтыйк әйдә, кайтып сөендерик,
Бәхетләргә булыр савабың.

Кайтам, әнкәм, яныңа

Әнием, син мине көттеңме,
Кайтмый, диеп, елап беттеңме?
Кайтам инде, әнкәм, яныңа,
Йөрәккәем бигрәк сагына.

Кайтчы, әткәй!

Зәңгәр күктә кошлар очкан чакта
Укыйм, әткәй, соңгы хатыңны…
Яз аенда, дошманнарны җиңеп,
Кошлар булып әллә кайттыңмы.

Кайтыйкче әнкәй янына

Туып үскән оя сагындыра,
Сагындыра аның җылысы.
Ана өчен һәрчак бала булып
Кала аның кече, олысы.

Кара шәле килә сөйрәлеп

Шомлы еллар иде. Январь җиле
Өйне-тышны йөри бер итеп,
Сыңар күзем белән тышка карыйм,
Тәрәзәнең бозын эретеп.