Яшәрәсең, Казан, яңарасың

Борынгы булсаң да картаймыйсың,
Нинди көдрәтләрдән дәрт аласың?
Әллә чибәр кызларың яшәртә? —
Яшәрәсең, Казан, яңарасың.

Язмыш (беренче вариант)

Ничә еллар үткәч, онытылып беткәч
Очраштырдың нигә, әй, язмыш?
Ул төзәлгән яра инде тагын яңа,
Күзләреңдә җавап көтү-сагыш.

Яшьлек урамы (беренче вариант)

Койма буйларында яшел чирәм,
Кычытканнар анда ялангач.
Шул урамнар буйлап, ат-ат уйнап,
Чабып йөргән идек яланбаш.