Яшьлек вальсы
Яңгыр тамчысы төшмичә,
Чәчәк ачылмас;
Җырламыйча, йөрәгемдә
Ялкын басылмас.
Яңгыр тамчысы төшмичә,
Чәчәк ачылмас;
Җырламыйча, йөрәгемдә
Ялкын басылмас.
Син яшь, диләр, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.
Әкрен генә кояш бата,
Күктә калка йолдызлар.
Җырлар җырлап, эштән кайта
Яшь егетләр, яшь кызлар.
Безнең үткән көннәр,
Йокламаган төннәр
Искә төшә еллар үтсә дә.
Үскән чагыбызда
Без салган сукмаклар
Күптән инде җуелып бетсә дә.
Гомер үткән саен яшәрә күңел.
Ул шулай мәңгегә
Шиңми торган гөл.
Яшәгән саен яшисе килә,
Яшәреп яшисең
Чын дуслар белән.
Китәм инде сабуллашым диеп,
Урал итәгенә утырдым.
Китмә дигән, җырым ишеттем мин,
Урал тауы, туган йортымның.
Хисләремне ямьгә төргән,
Язмышымның ядъкаре.
Җыр булып йөрәккә кергән,
Безнең Әтнә яклары.
Әтнә борынгы булса да,
Иске диеп әйтмәгез.
Яңа юлга алып чыктык,
Яңарачак Әтнәбез.
Әкрен генә Идел дулкынында
Ай тирбәлә, кояш чайкала;
Киң җәелеп фәннәр кочагында
Үсә Казан — нурга бай кала.
Көтеп алган бүләк булып,
Бәйрәм килә Җиргә ел да.
Күңелләрдә шатлык тулы,
Яңгырый дәртле җырлар.