И, Казан, Казан

И Казан, Казан, ямьле Казан,
Яшьлегем таңы синдә узган.
Ике күзем өстенә, кыйгач кашлар итеп,
Син миңа бәхетле язмыш сызган.

Гәрәбә

Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
Сары-сары гәрәбә,
Югалмасмы әрәмгә?
Егет биргән муенса,
Нәрсә икән уенда?

Мәңгелек ут

Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Сугышларда баткан таң кызы?