Язмышым

Язмышым, кайтар мине урамыма.
Анда калды сабый чакларым.
Анда — гамьсез шатлык белән узган
Әй, бала чагым, хәсрәтсез чагым.

Язмышым, кайтар мине урамыма.
Төшер исемә гүзәл таңнарын.
Буйдан-буйга узган бакчаларын,
Кабан күлен, Бакалтайларын.

Язмышым, кайтар мине урамыма,
Мин бит аның кочагында үстем.
Аермады дусларымнан, рәхмәт сиңа,
Гомер юлымны алар белен кичтем.

Оставьте комментарий