Ясин чыктым сиңа, мәхаббәт!

Үкенечләр, тоташ сызланулар,
Шуның өчен җиргә килдекме?
Йөрәгемне зират иттем бүген,
Иң беренче кабер синеке.

Яңа ел җыры (икенче вариант)

Бүләкләр белән
Капчыгын тутырып,
Кыш бабай килә
Атына утырып.
Кыңгырау тавышы
Яңгырый кырда,
Бәйрәм шатлыгы
Чагыла җырда.

Яшьлек урамы (икенче вариант)

Ак каеннар яфрак ярган чакта
Яратамын яшьлек урамын.
Ак каенлы ап-ак урам буйлап
Матур уйлар уйлап барамын.

Яшьлек (икенче вариант)

Яшьлек, яшьлек!
Йолдызларга дәштек: —
Яз чәчәге кебек тиз сүнмә, яшьлек!..
Яшьлек, яшьлек!
Гөлдәй калма корып,
Аяз күгеңне капламасын болыт…