Ясин чыктым сиңа, мәхаббәт!

Үкенечләр, тоташ сызланулар,
Шуның өчен җиргә килдекме?
Йөрәгемне зират иттем бүген,
Иң беренче кабер синеке.

Бөтенләйгә күмдем таптый-таптый,
Үлде-бетте сөю-сәгадәть.
Йөрәгемне зират иттем бүген,
Ясин чыктым сиңа, мәхаббәт!

Янәшәмдә җирлим сөюемне,
Күңелләрем кала сулыгып.
Кабер ташы түгел, бәгырь ташы,
Бәгырьләрем каткан таш булып.

Бөтенләйгә күмдем таптый-таптый,
Үлде-бетте сөю-сәгадәть.
Йөрәгемне зират иттем бүген,
Ясин чыктым сиңа, мәхаббәт!

Ул зиратта үсмәс саф каеннар,
Мин өнәмим кайгы символын.
Бу дөньяның бөтен сагышлары
Эндәшәләр миңа син булып!

Бөтенләйгә күмдем таптый-таптый,
Үлде-бетте сөю-сәгадәть.
Йөрәгемне зират иттем бүген,
Ясин чыктым сиңа, мәхаббәт!

Оставьте комментарий