Яңа ел (беренче вариант)

Күңелемдә — яңа уйлар,
Биеп йөри хыял.
Алла бирсә, барысы да
Чынга ашар быел…

Яңа елны, яңа көнне,
Көтеп алдык, көтеп.
Яңа көнгә керик дуслар,
Бисмилланы әйтеп…

Алла бирсә, алла бирсә,
Чынга ашар хыял.
Үткән елдан бәхетлерәк
Булырбыз без быел…

Яңа елны, яңа көнне,
Көтеп алдык, көтеп.
Яңа көнгә керик дуслар,
Бисмилланы әйтеп…

Күңелемдә — якты уйлар,
Күзләремдә — нурлар.
Бер — берсеннән аермасын
Иркәм, безнең куллар.

Оставьте комментарий