Хатынга булмый ярап
Тәмәкене тартмадым, тартмадым,
Эчә идем — ташладым, ташладым. Эх!
Ах, шулай да эш харап:
Хатынга (бичәгә) булмый ярап.
Тәмәкене тартмадым, тартмадым,
Эчә идем — ташладым, ташладым. Эх!
Ах, шулай да эш харап:
Хатынга (бичәгә) булмый ярап.
Җир асты юллары чатында
Теләнеп хәерче утыра.
Бик мөшкел, аяныч хәлләре,
Кем бирер соң соңгы тиеннәрен?
Кырга чыксам, җылы җилләр
Чәчтән сыйпап иркәли;
Кырда искән таң жилләре
Синнән сәлам микәнни?
Җиләк өзеп бирдең син миңа
Һәм өздереп күзгә карадың.
Күзләреннән сине аңладым,
Җиләкләрне генә алмадым.
Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.
Әй Биектау ягы!
Бабайларның даны
Тарих булып хәтергә төшә:
Яралы җайдаклар,
Арган аргамаклар
Ашыт-судан иелеп су эчә.
Бу тормышта беребез дә
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннардан,
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс җырлар кала.
Был тормышка беребез дә
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннәрдан —
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс (үлмәс) җырлар кала.
Казан өчен башын салган
Шаһидләргә гүя дога,
Агыладыр айлар-еллар
Моңлы бер җыр: «Татар-Болгар».
Олыгайган саен — йокылар сак,
Үткәннәргә Хәтер еш кайта.
Таңнарның да алсулыгы кайчак,
Сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
Күңелендә күпме моң ята!