Хәтер (икенче вариант)

Олыгайган саен — йокылар сак,
Үткәннәргә Хәтер еш кайта.
Таңнарның да алсулыгы кайчак,
Сугыш яраларын кузгата.
Утны-суны кичкән ирләрнең дә
Күңелендә күпме моң ята!

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Яшьлекләрне безнең чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә,
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Көрәшләргө чыктык, ил чакыргач,
Газиз башлар ниләр күрмәде!
Нинди генә суны кичмәдек тә,
Нинди генә утка кермәдек!
Шушы бүгенге өчен — без кан белән,
Яшьлегебез белән түләдек!

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Яшьлекләрне безнең чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә,
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Яулар булмаса да, киеренкедә
Еллар арты еллар агалар…
Балаларның үсә балалары,
Тормыш үзәгендә — яңалар…
Сорый Хәтер: безнең идеалларга
Тугрылыкны саклыймы алар?

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан
Яшьлекләрне безнең чакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә,
Безнең бу көйләрдә
Кайтмый калганнарның хакы бар!

Оставьте комментарий