Хисләрем — сынау

Очраттым сине якты язларда,
Төрдең син мине сөю-назларга,
Ярсу хисләрем ничек аңлатыйм?
Йөрәк сагышын ничек таратыйм?

Хәлләрең ничек дип сорама

Югалтым кадерле кешемне,
Ялгызым үткәрәм көннәрне.
Хәлләрең ничек дип сорама,
Хәлләрең ничек дип сорама…

Хатын-кызның яшен сорамыйлар

Хатын-кызның яшен сорамыйлар,
Гүзәллек һәм сөю — мәңгелек.
Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,
Дөньябызга сихри ямь биреп.

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме син, әле кичә генә,
Уяндык без кышкы йокыдан.
Ялганнар юрганын ачып аттык та без,
Атладык таныш түгел юлдан.
Бик күбәү идек без, күкрәген кагучы
Батырлар нәселле куркаклар.
Күбебез туктады, кемнәрдер сайлады
Акчалы һәм тыныч сукмаклар.

Хатын-кызлар бәйрәме

Җан эретер ягымлы да
Хатын-кызлар бәйрәме,
Кемдер сиңа бүләк итәр
Хуш исле гөл бәйләме.