Хәтер җыры (беренче вариант)

Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннардан,
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс җырлар кала.

Газиз халкым! Синең язмыш
Үзе ялкын, үзе салкын…
Хөсәеннәр, Мөбәрәкләр,
Фәйзи Гаскәр, Фәтихләрең,
Бәхтиләрең, Илфакларың,
Филүсләрең, Ишмуллалар.
Безне ташлап китеп баргач,
Бушап калды бу дөньялар,
…Күңелләр гел юксыналар,
Бушап калды бу дөньялар.

Халык өчен җанын биреп,
Үлгәннәрнең каберен бел!
Җыр булып калыр затларның
Тере чакта кадерен бел!
Ул исемнәр, җырлар булып
Яшәр (яши) күңел түрләрендә!
Тәмуг булды тормышлары,
Оҗмах булсын гүрләрендә!

Газиз халкым! Синең язмыш
Үзе ялкын, үзе салкын…
Бөек Мостай Кәримнәрең,
Данлы Радик Гәрәйләрең,
Заһир ага, Фәридә апа,
Назар Нәҗми, Атнабайлар*.
Безне ташлап китеп баргач,
Сүнеп калды бу дөньялар,
…Күңелләр гел юксыналар,
Бушап калды бу дөньялар.

* Арыслан Мөбәрәков, Хөсәен Кудашев, Хөсәен Әхмәтов, Хөсәен Мәжитов, Фәйзи Гаскәров, Фәтих Ихсанов, Бәхти Гайсин, Филүс Гәрәев, Илфак Смаков, Ишмулла Дилмөхәмәтов, Радик Гәрәев, Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев, Фәридә Кудашева, Наҗар Нәҗми, Әнгәм Атнабаевлар күз уңында тотыла.

Оставьте комментарий