Хәтер җыры (икенче вариант)

Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Мәңге калыр затларны ник
Исән чакта белмәгәнбез?
Күккә ашкан шул җаннәрдан —
Йолдызлардан нурлар тама.
Кыска гына гомерләрдән
Мәңге сүнмәс (үлмәс) җырлар кала.

Газиз халкым! Синең язмыш
Үзе ялкын, үзе салкын…
Хөсәеннәр, Мөбәрәкләр,
Фәйзи Гаскәр, Фәтихләрең,
Бәхтиләрең Илфакларың,
Филүсләрең, Ишмуллалар*.
Безне ташлап китеп баргач,
Бушап калды бу дөньялар.

Халык өчен җанын биреп
Үлгәннәрнең кәберен бел.
Җыр булып калыр затларның
Исән чакта кадерен бел.
Ул исемнәр, җырлар булып
Яши (яшәр) күңел түрләрендә!
Тамуг булды тормышлары
Оҗмах булсын гүрләрендә!

Газиз халкым! Синең язмыш
Үзе ялкын, үзе салкын…
Хөсәеннәр, Мөбәрәкләр,
Фәйзи Гаскәр, Радикларың,
Бәхтиләрең Илфакларың,
Филүсләрең, Ишмуллалар.
Безне ташлап китеп баргач,
Сүнеп калды бу дөньялар,
…Күңелләр гел юксыналар,
Сүнеп калды бу дөньялар.

* Арыслан Мөбәрәков, Хөсәен Кудашев, Хөсәен Әхмәтов, Хөсәен Мәжитов, Фәйзи Гаскәров, Фәтих Ихсанов, Радик Гәрәев, Бәхти Гайсин, Филүс Гәрәев, Илфак Смаков, Ишмулла Дилмөхәмәтовлар күз уңында тотыла.

Оставьте комментарий