Хәтерләү

Кырга чыксам, җылы җилләр
Чәчтән сыйпап иркәли;
Кырда искән таң жилләре
Синнән сәлам микәнни?

Бар да сине хәтерләтә:
Язгы урман, язгы су;
Табигать тә синең кебек:
Бер шатлыклы, бер моңсу.

Кырга чыксам, юлым якты
Синең карашларыңнан.
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Синең тарафларыңнан.

Оставьте комментарий