Хәтеремдә, әткәй

Төшләремдә күрәм әтиемне,

Җырлый-җырлый атын җиккәнен,
Җылы караш ташлап әниемә,
Зур капкадан чыгып киткәнен.

Кайта идең, әткәй, кичкә калып,
Сөйли идең ниләр күргәнең,
Бигърәк (шундый) тәмле иде кипкән икмәк —
«Куян күчтәнәче» дигәнең.

Шул чакларны искә алыр өчен
Кайтам (киләм), әткәй, синең яныңа —
Бала чактагыдай сине көтәм, —
Карый-карый басу ягына.

Оставьте комментарий