Гомерем үтәр иңде

Бер сагыш тоямын да,
Бар эшне куямын да,
Үткәннәргә кире кайтып
Йөримен… хыялымда.
Һәм шуны күрәм ачык:
Син һаман вак-вак басып,
Ромашкалар арасыннан
Барасың ераклашып…

Гармун (бишенче вариант)

Ниләр булды икән, таңга кадәр иркәм
Сагыш тулы бер моңны уйнадым.
Гармун белән бергә күңел өзгәләнә,
Аерылу көе дип уйладым.

Горурлыгым

Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора
Тимәсен дип җилләр, салкыннар.
Зур илемдә минем өем, гаиләм,
Республикам, туган халкым бар.