Гайнавал җыры

/»Ташкыннар» драмасыннан/

Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул.
Сагынасыңмы, дип сорыйсың,
Сагынмаган кая ул.

Телеграмм баганасын
Саныйсым калган икән.
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.

Безнең авыл телеграмм
Баганасын кем куйган?
Китәсем килеп китмәдем,
Туган илдән кем туйган?!

Оставьте комментарий