Горурлыгым туган илемдә

Туган җирем, туган халкым диеп
Утлар-сулар кичкән улларың
Матурлыкны, гүзәллекне җыйган
Зифа буйлы, горур кызларың

Гүзәл ил ( Башкортостан )

Бар җирдә бер гүзәл ил —
Минем туган илем.
Ул — яшел урман — кырлыр,
Йомшак назлы җиле.
Кош булып канат җәеп
Оч икән, коч икән!
Әй җирем синдәй гүзәл
Бар микән илләр бүтән,
Бар микән.

Гүзәл җирем

Нурлы җирем минем, моңлы җирем,
Яшә мәңге тыныч балкышларда!
Чәчәк исе килсен җилләреңнән
Аклык кына булсын ак кышларда!

Гүзәл Өфем — баш калам

Тау башында балкый бер кала,
Ул кала Өфе дип атала.
Яктырак яна йолдызлары:
Матурлар егет һәм кызлары.

Гүзәлем Чаллы

Кама буйлары таллы,
Карап күзләрем талды.
Иркәм биргән кулъяулыкны
Шул таллар алып калды.
Әй гүзәлем Чаллы, Чаллы,
Йөрәкнең янган чагы.

Газиз илем — Туган җирем

Бала чагым узган җирем,
Газиз илем — Туган җирем,
Туган җирем,
Син тормышым, җырым минем,
Мәхәббәтем, моңым минем,
моңым минем,
Сөям сине, нурлы җирем.

Газиз Өфем

Газиз Өфем, гүзәл калам,

Синдә генә бәхет табам,
Ераклардан сагынып кайтам
Сиңа кабат, әй башкалам.
Сине мактап куп җырланган,
Күпләр сиңа гашыйк булган.
Шул бик күпләр арасыннан
Мин дә гашыйк сиңа, Өфем.

Газизеңнең гомерен озынайт

Кулың болгап калдың су буенда,
Ярның бу ягына чыкмадың.
Яулык алып күз яшеңне сөрттең,
Еладың шул, түзмәдең…