Дуслар (икенче вариант)

Дус, дус, дус, мәңгелеккә дус,
Күңел түремә дускаем син уз,
Күңел түремә дускаем син уз.
Зарланасың да, моңланасың да,
Булмаган чакта яныңда чын дус,
Булмаган чакта яныңда чын дус.

Дуслар белән

Шатлыкларны тыныч (шашып) каршыладым,
Кайгыларны яшьсез күтәрдем.
Яннарымда дуслар булгангамы,
Тоймаганмын еллар үткәнен.

Дуслар кирәк!

Бар эле, бар дуслар белән
Ашап-эчәсе.
Бар эле бар сезнең белән
Бәйрәм итәсе!
Дуслар кирәк! Дуслар — терәк
Тормыш юлында.
Дуслар белән гөрләп яшәү —
Ходай кулында.

Дуслар җыры

Килдек сезгә, якынайтып ерак юлларны,
Күңелләргә канат итеп якты уйларны.
Рәхмәтебез чиксез безнең, кадерле дуслар,
Хөрмәт итүегез өчен безнең җырларны.

Дөньяда ул булгач

Карашым шәфәкътә,
Яңа ай, йолдызда…
Күңелем — сөйкемле
Ут кебек бер кызда!
Әй, энҗе тешләре,
Оялчан күзләре…
Әй, аның назланып
«Кит!» дигән сүзләре.